12 августтан 12 октябрьгә кадәр ике төбәк юлы транспорт хәрәкәте өчен вакытлыча ябыла. Азнакай районында - 2,5 чакрымнан 5,1 чакрымга кадәр участокта Азнакай - Дүсем автомобиль юлы һәм Ютазы районында 39,7 чакрымнан 44,5 чакрымга кадәр Азнакай-Ютазы-М5 автомобиль юлы.
Урап узу өчен автомобиль йөртүчеләргә түбәндәге төбәк әһәмиятендәге автомобиль юллары тәкъдим ителә: беренче участок буенча - «Азнакай шәһәрен әйләнеп узучы», «Әлмәт-Азнакай» - Кәкре Елга - «Азнакай-Тымытык-Күктәкә», Рус Акташы – Азнакай, Азнакай - Дүсем; икенче участок буенча - Әпсәләм-Александровка, «Урыссу-Октябрьский»-Әбсәләм-Уба. Урап узу хәрәкәтен оештыру схемасы ТР буенча ЮХИДИ белән килешенгән. Машина йөртүчеләрнең әлеге юл участокларында үз маршрутларын алдан ук планлаштыруларын сорыйбыз.