Nordwind авиакомпаниясе көзге-кышкы җәдвәлгә «Бигеш» аэропортыннан Истанбулга турыдан-туры даими маршрутны керткән. Беренче рейс 27 октябрьгә планлаштырылган. Очыш өчен билет бәясе ике якка 17 450 сумнан башлана.
Рейслар чәршәмбе, җомга һәм якшәмбе көннәрендә уңайлы Boeing 737-800 лайнерларында башкарыла. Түбән Камадан очу - 10:20, Стамбулдан - 16:00.