Федераль пассажир компаниясе ерак араларга йөрүче поездларда хуҗаларсыз йөртүгә рөхсәт ителгән йорт хайваннары исемлеген киңәйтте.
Элек этләр, мәчеләр, кошлар, шулай ук башка вак хайваннар - әрләннәр, диңгез дуңгызлары, куяннар, ташбакалар йөртүгә рөхсәт ителә иде. ФПК АҖ пассажирларның теләкләрен исәпкә алып, ташуга рөхсәт ителгән хайваннар исемлеген киңәйтте. Аңа өстәмә рәвештә вак кимерүчеләр, ерткычлар (янотлар, чәшкеләр), вак җир-су хайваннары һәм сөйрәлүчеләр кертелгән. Хайваннарның тулы исемлеге РТЮ сайтында күрсәтелгән.
Шулай ук ташуга таләпләр дә үзгәрде. Малларны ашату процессын гадиләштерү өчен җимлекләр һәм су савытлары контейнер ишегенә беркетелергә тиеш. Контейнерлар поддон белән җиһазландырылган булырга тиеш.
Рәсмиләштерү уңайлыгы өчен хайваннарны йөртүгә гаризалар саны дүрттән икегә кадәр кимегән. Шул ук вакытта кассада гаризаның беренче бите генә тутырыла, анда җибәрүче һәм хайванның төре турындагы белешмә күрсәтелә.
Шуны да искәртик: Федераль пассажир компаниясе багаж купеларында хуҗаларсыз гына йорт хайваннарын ташу хезмәтен 2018 елның 16 июленнән кертте. Хәзерге вакытта әлеге хезмәт 226 ерак араларга йөрүче поездда күрсәтелә. Хайваннарны хуҗаларсыз ташу хезмәте эшли башлаганнан бирле 4,6 меңнән артык билет рәсмиләштерелгән.