Казанда «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты буенча 212 метр озынлыктагы радистлар урамы тулысынча ремонтланган.
780 кв. м мәйданда асфальт-бетонның яңа катламы җәелгән, 10 яңа юл билгесе куелган. Шулай ук 16 карау коеларының люкларын үзгәртеп кору эшләре башкарылган.
Эшләрнең генераль подрядчысы - «Каздорстрой» ААҖ.
Радистлар урамы Казанның Совет районында урнашкан. Артиллерия, Беговая, Оборона һәм Уфа урамнары белән кисешә.
Исегезгә төшерәбез, «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты кысаларында Казан агломерациясенең 47,3 км юллары ремонтланачак. Хәзерге вакытта ремонт 56% ка башкарылган. Эшләр 55 урамда башкарыла, 11 урамда - Ударная, Монтажная, Краснококшайская, Алафузов, Родина, Әпсәләмов, Юлиус Фучик, Качалов, Ипподром, Спартак, Газ урамнарында тротуарлар яңартыла.