«Содружество» шәһәр яны компаниясе Биектау станциясендә тагын бер касса павильонын ачты

2019 елның 2 августы, җомга

«Содружество» шәһәр яны компаниясе Биектау станциясендә икенче касса павильонын ачты. Ачылу уңаеннан беренче пассажирларга сувенирлар тапшырылды. Көн саен әлеге станциядә уртача 320 билет сатып алына. Хәзер юлга түләү өчен күперне үтәргә кирәк түгел, чөнки кассалар тукталыш платформасының ике ягында урнашкан. Ике касса да көн саен 06.00 сәгатьтән 18.10 сәгатькә кадәр эшли. Тәнәфесләр 10.30-11.00 һәм 14.20-15.20 сәгатьтә.

Биектау станциясендә билетны акчалата дә, банк картасы ярдәмендә дә сатып алырга мөмкин. Кассалардан тыш, «Содружество» компаниясенең шәһәр яны поездларына билетларны билет бастыручы автоматларда, «Шәһәр яны» һәм «РТЮ пассажирларга» мобиль кушымталарында рәсмиләштерергә мөмкин.

Шәһәр яны поездлары хәрәкәте җәдвәле турында мәгълүматны тәүлек буе 8-937-625-04-33 телефоны аша, «Содружество» АҖ сайтында https://sodruzhestvoppk.ru һәм «Пригород» мобиль кушымтасында алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International