1 августтан Лаеш - Казан муниципальара маршруты ачыла. Лаешның үзәк мәйданыннан автобуслар 9:20 һәм 11:20, Казанның «Көньяк» автовокзалыннан 12:50 һәм 13:50 кузгалып китә. Юл бәясе 100 сум тәшкил итә. Юл вакыты - 1 сәгать 10 минут.