Кичә кич «Казан» халыкара аэропортында «Победа» лоукостерының июль аендагы миллионлы пассажирын каршы алдылар. Бу Россия авиациясе тарихында беренче авиакомпания, ул нибары 30 самолетта бер ай эчендә шулкадәр клиентка хезмәт күрсәткән.
Казанда яшәүче Надежда Игнатьева юбилей пассажиры булды - ул Мәскәүдән Казанга авиакомпания бортында очкан. Самолет утырганнан соң аны «Победа» авиакомпаниясе генераль директоры Андрей Калмыков һәм «Казан» халыкара аэропорты генераль директоры Сергей Романцов котладылар һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
А.Калмыков сүзләренә караганда, июль аенда «Победа» рейсларының уртача йөкләнеше 96,7% тәшкил иткән, ә күпчелек очракта 100% ка җиткән.
Ел башыннан «Победа» 5 миллионнан артык клиентка хезмәт күрсәткән, 2018 елда мондый нәтиҗә ике айга соңрак – сентябрь ахырында гына булган. 2019 ел нәтиҗәләре буенча авиакомпания кимендә 10 млн пассажирга хезмәт күрсәтергә планлаштыра.
Сергей Романцов журналистларга биргән интервьюсында хәбәр иткәнчә, ел башыннан «Казан» халыкара аэропорты 1 млн 865 мең пассажирга хезмәт күрсәткән - бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 7% ка күбрәк.
Ул шулай ук халыкара һава линияләрендә пассажирлар агымының узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 8,6% ка артуын һәм 522 мең кеше тәшкил итүен билгеләп үтте. Эчке һава линияләрендә миллионнан артык пассажирга хезмәт күрсәтелгән - күрсәткеч 6,5% ка арткан.