Тимерьюлчылар көненә «РТЮ Бонус» программасы буенча премиаль сәфәрләр 2 тапкыр арзанрак булачак

2019 елның 31 июле, чәршәмбе

4 августта, Тимерьюлчылар көнендә, «РТЮ Бонус» лояльлек программасында катнашучылар өчен бу көнне юлга чыгучы поездларга премиаль билетлар сатылачак. Аларны рәсмиләштерү өчен пассажирга баллар 2 тапкыр кимрәк кирәк булачак. Акция Россия эчендә хәрәкәт итүче «Федераль пассажир компаниясе» АҖ поездларына: ерак араларга йөрүче поездларның СВ, купе һәм люкс вагоннарына, шулай ук Мәскәү-Түбән Новгород юнәлешендәге «Стриж» һәм «Ласточка» көндезге поездларның утыру өчен урыннар булган һәм СВ вагоннарына билетлар рәсмиләштергәндә гамәлдә булачак.

Мәсәлән, 0-500 км ераклыкка купе вагонына премиаль (бушлай) билет рәсмиләштерер өчен «РТЮ Бонус» программасында катнашучыга 4 000 урынына 2 000 балл кирәк, ә 501дән 1 250 км ераклыкка кадәр – 7 000 балл урынына 3 500 балл кирәк булачак. 50% ташлама белән премиаль билетны РТЮ рәсми сайтында һәм «РТЮ пассажирларга» мобиль кушымтасы ярдәмендә сатып алырга мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, 2019 елның июлендә «РТЮ Бонус» лояльлек программасына 7 ел тулды. Бу вакыт эчендә анда 4,4 млн катнашучы теркәлгән. Программадан файдаланучылар ФПК АҖ поездларында һәм вагоннарында, шулай ук «Сапсан» һәм «Аллегро» поездларында кылган сәфәрләре өчен премиаль баллар җыя алалар. Моннан тыш, баллар автомобильләрне махсуслаштырылган вагоннарда ташыган өчен исәпләнә. Алынган балларны премиаль (бушлай) сәфәрләргә алыштырырга була. Сәфәр кысаларында сервис хезмәтләренең бәясе өстәмә рәвештә түләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International