Казан Башкарма комитеты футбол матчларын уздыру чорында башкаланың автомобиль юлларында транспорт хәрәкәтенең вакытлыча чикләнүе турында хәбәр итә

2019 елның 30 июле, сишәмбе

«Үзәк» стадионында 2019/2020 сезонының футбол матчларын уздыру чорында Казанның кайбер урамнарында транспорт хәрәкәтен вакытлыча чикләү билгеләнгән. Карар юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү максатыннан кабул ителгән. Чикләүләр 28.07.2019, 29.07.2019 04.08.2019, 18.08.2019, 01.09.2019, 29.09.2019, 06.10.2019, 27.10.2019, 10.11.2019, 24.11.2019, 04.03.2020, 05.03.2020, 08.03.2020, 05.04.2020, 19.04.2020, 22.04.2020, 25.04.2020, 10.05.2020, 13.05.2020, 17.05.2020 Сәид-Галиев урамы буенча Ташаяк урамыннан Кремль ярына кадәр, Кремль яры буенда Сәид-Галиев урамыннан Меңьеллык мәйданына кадәр, Кремль ярыннан Меңьеллык мәйданына төшү юлына кертелде. Автомобиль хуҗаларыннан футбол матчларын үткәрү вакытында хәрәкәт итү графигын алдан ук планлаштыруларын сорыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International