Тукай районында 31 августка кадәр «Яр Чаллы-Түбән Кама» - Иштирәк автомобиль юлы буенча хәрәкәт ябылды

2019 елның 26 июле, җомга

Тукай районында 26 июльдән 31 августка кадәр «Яр Чаллы-Түбән Кама» - Иштирәк автомобиль юлы буенча хәрәкәт ябылды. Автомобиль юлының 5,8 км дан 9,8 км га кадәр участогында ремонт планлаштырылган.

Урап узу өчен төбәк әһәмиятендәге Яр Чаллы-Түбән Кама-Көньяк автомобиль юлы тәкъдим ителә. Юл билгеләрен урнаштыру белән урап узу схемасы ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ белән килештерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International