Саба районында 1 сентярьгә кадәр Байлар Сабасы-Тимершык-Югары Симет-Алан автомобиль юлы буенча хәрәкәт вакытлыча ябыла

2019 елның 26 июле, җомга

Саба районында 26 июльдән 1 сентябрьгә кадәр Байлар Сабасы-Тимершык-Югары Симет-Алан автомобиль юлы буенча хәрәкәт вакытлыча ябыла. 0 км дан 3,5 км га кадәр автомобиль юлы участогында ремонт планлаштырылган.

Урап узу өчен төбәк әһәмиятендәге Казан-Шәмәрдән, «Казан-Шәмәрдән»-Көек һәм Тимершык-Кызыл Мишә автомобиль юллары тәкъдим ителә. Юл билгеләрен урнаштыру белән урап узу схемасы ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ белән килешенгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International