«Содружество» шәһәр яны компаниясе биш станциядә «Пассажирлар көне» акциясе үткәрәчәк

2019 елның 25 июле, пәнҗешәмбе

26 июльдә «Содружество» шәһәр яны компаниясе Пассажирлар көне үткәрәчәк. Акция Алатырь (12.00-13.00), Васильево (14.00-16.00), Чернушка (08.30-09.30), Ижевск (15.00-16.00), Вятские Поляны (11.00-12.00) станцияләрендә узачак. Җәдвәлдә җирле вакыт күрсәтелгән.

Чара барышында барлык теләүчеләр дә шәһәр яны тимер юл элемтәсендә пассажирлар йөртүне оештыру буенча сораулар бирә һәм үз тәкъдимнәрен җиткерә ала.

«Пассажирлар көне» мәгълүмати акцияләр пассажирларга хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшырту өчен даими үткәрелә. Барлык мөрәҗәгатьләр рәсми рәвештә теркәлә, һәрберсе буенча оператив чаралар күрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International