Казанның «Көнчыгыш» автовокзалы Казан-Теләче маршрутына акция игълан итә: билет бәясе нибары 100 сум тора.
Автобуслар көн саен автовокзалдан 04:00, 07:00, 09:00, 13:00, 16:00 һәм 18:00 кузгалып китә. Теләчедәге автостанциядән китү вакыты - 06:00, 09:00, 11:00, 15:00, 18:00 һәм 20:00. Юл вакыты 1 сәгать 10 мин. тәшкил итә.
Исегезгә төшерәбез, пассажирлар ташу куркынычсызлыгы максатларында һәр автобус маршрутына пассажирларны утырту һәм төшерү өчен конкрет автовокзаллар билгеләнгән. Казан-Теләче маршрутының рәсми ноктасы булып Казанда – Аграр урамы, 8 нче йорт, «Казан» агросәнәгать паркы янында урнашкан « Көнчыгыш» автовокзалы тора. Аңа түбәндәге шәһәр автобуслары белән барып җитәргә мөмкин: №№ 5,33,34,63,71 һәм 197. Теләчедә - Нагорный урамы, 1а йорт, ЦУМ кибете янында урнашкан автостанция.
Рейслар турында тулырак мәгълүматны (843) 233-41-17 һәм 259-30-37 телефоннары аша белергә була.