Әлмәт районында 30 октябрьгә кадәр «Казан-Оренбург»-Бута-Аппак автомобиль юлы буенча хәрәкәт ябыла

2019 елның 24 июле, чәршәмбе

Әлмәт муниципаль районында 25 июльдән 30 октябрьгә кадәр «Казан-Оренбург»-Бута-Аппак автомобиль юлы буенча хәрәкәт ябыла. 0 чакрымнан алып 2 чакрымга кадәр автомобиль юлы участогында ремонт планлаштырылган.

Урап узу өчен федераль әһәмияттәге Казан-Оренбург автомобиль юлы һәм төбәк әһәмиятендәге Яр Чаллы-Зәй-Әлмәт,  Әлмәт шәһәрен әйләнеп узучы автомобиль юллары тәкъдим ителә. Юл билгеләрен урнаштыру белән урап узу схемасы ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ белән килештерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International