Nordwind Airlines авиакомпаниясе 27 октябрьдән «Бигеш» аэропортыннан Истанбулга турыдан-туры очышларны башкаруга керешәчәк.
Даими рейслар чәршәмбе, җомга һәм якшәмбе көннәрендә 189 урынлы Boeing 737-800 заманча авиалайнерларында башкарылачак. «Бигеш» аэропортыннан очыш 10:20, Стамбулдан - 16:00. Ике якка да очуга махсус бәя 17 427 сум тәшкил итә.
Билетларны www.nordwind.aero, www.nbc.aero сайтларында сатып алырга була.