Лаеш муниципаль районында 25 июльгә кадәр Сокуры-Кирби-Травкино автомобиль юлы 0 км дан 2 км га кадәр участокта вакытлыча ябылган. Бу чорда биредә ремонт эшләре планлаштырылган.
Урап узу өчен федераль әһәмияттәге «Казан» халыкара аэропортына керү юлы», Казан-Оренбург автомобиль юлы һәм төбәк әһәмиятендәге Аэропорт-Столбище, Столбище-Атабай, Сокуры-Кирби-Травкино автомобиль юллары тәкъдим ителә. Юл билгеләрен урнаштыру белән урап узу схемасы ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ белән килешенгән.