Әлмәт АгроНТИ Бөтенроссия конкурсында катнашучыларны кабул итәчәк

2019 елның 22 июле, дүшәмбе

30-31 август көннәреңдә Әлмәтнең «Кванториум» балалар технопаркы базасында АгроНТИ Бөтенроссия конкурсы узачак. Чара «Кванториум» балалар технопаркы - Пионерлар йорты» муниципаль бюджет өстәмә белем бирү учреждениесе базасында узачак.

Конкурсның максаты, оештыручылар фикеренчә, - авыл гомуми белем бирү оешмалары укучыларын милли технологик инициативаның технологик өстенлекләрен эшкә җәлеп итү. Конкурсантлар цифрлы технологияләр, агросәнәгать комплексын роботлаштыру һәм авыл хуҗалыгында пилотсыз очкычлар куллану буенча белемнәрен күрсәтәчәкләр.

Шуңа бәйле рәвештә 30 һәм 31 август көннәрендә  9.00 дән алып 18.00 сәгатькә кадәр Тимирязев урамының Маяковский урамыннан алып Островский урамына кадәрге өлешендә транспорт хәрәкәте чикләнә. Әлмәт муниципаль районы хакимияте автомобиль йөртүчеләрне әлеге участокта үз хәрәкәләрен алдан планлаштыруны сорый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International