Киләсе елдан ташламалы электрон транспорт картасы бөтен республика буенча гамәлдә булачак

2019 елның 19 июле, җомга

2020 елның 1 гыйнварыннан ташламалы электрон транспорт картасы бөтен республикада гамәлдә булачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Андрей Егоров ведомствоның беренче яртыеллыктагы эш нәтиҗәләре буенча коллегия утырышында хәбәр итте.

Хәзерге вакытта әлеге функционал республиканың 5 шәһәрендә - Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт һәм Яшел Үзәндә генә кертелгән.

Республиканың 40 районында юл йөрү өчен автоматлаштырылган түләү исәбен башлап җибәрү өчен муниципалитетлар система операторын билгеләячәк. Шулай ук ташламалы транспорт кушымтасы булган электрон карталарны рәсмиләштерү һәм бирү өчен гаризалар кабул итү оештырылачак, шул исәптән муниципаль берәмлекләр территориясендә дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күп функцияле үзәкләрендә дә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International