Татарстанның Кукмара муниципаль районында «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты кысаларында төбәк әһәмиятендәге Ошторма-Юмья-Яңа Комар автомобиль юлының 0 км дан 3,26 км га кадәр участогы төзекләндерелгән.
Юл 7 м киңлектәге 4 техник категория нормативы буенча проектланган. Ремонт барышында 23 130 кв. м гомуми мәйданда ЩМА-10 асфальт-бетон катнашмасыннан яңа катлам җәелгән, һәр яктан 1,5 м юл кырыйлары ныгытылган. Биредә шулай ук юл тамгалары төшерелгән, 3 яңа юл билгесе һәм 53 сигнал баганалары урнаштырылган.
Юл республика үсеше өчен мөһим әһәмияткә ия һәм ике муниципаль районны - Кукмара һәм Саба районнарын бәйли. Аның буенча Казаннан һәм Нократ Аланыннан төп транзит уза.
Эшләрне проектлаучы - «АгроТрансПроект институты» ҖЧҖ, генераль подрядчы - «Татавтодор» АҖ.