Татарстан башкаласында Зур казан боҗрасы төзелешенә керештеләр

2019 елның 18 июле, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан башкаласы мэриясе журналистлар өчен Зур Казан боҗрасының 1 нче этабы төзелеше буенча пресс-тур үткәрде.

Беренче этап Мидхәт Булатов урамыннан Борисков урамына кадәр 800 м озынлыктагы участок төзүне күздә тота.

- Әлеге участок өзлексез хәрәкәт белән 1 класслы гомумшәһәр әһәмиятендәге магистраль урам категориясенә туры киләчәк. Юлның киңлеге һәр якка 7,25 м, бүленеш полосасы да урнаштырылачак, 9,5 м киңлектәге ике трамвай юлы булдырылачак. Тротуарның киңлеге - 2 дән 4,5 м га кадәр, - дип сөйләде «Главтатдортранс» дәүләт казна учреждениесенең төзелеш буенча директор урынбасары Руслан Мусин.

Участок составына шулай ук Ферма шоссесы белән киселештә 109,7 м озынлыктагы һәм 35,78 м киңлектәге транспорт хәрәкәтенең 4 полосасы белән юлүткәргеч керә. Әлеге кисем ЗКБ төзелешенең беренче этабы барышында иң катлаулыларыннан санала. Моның өчен хәрәкәт буенча терәк диварлар һәм җәяүлеләр өчен җир асты юлы төзергә туры киләчәк. Бу хакта «ТР күперләре» подрядчы оешмасы генераль директоры Ринат Мухьянов хәбәр итте.

Хәзер җир эшләре бара, инженерлык коммуникацияләре күчерелә һәм әйләнеч юллар төзекләндерелә.

Алга таба Зур Казан боҗрасының бу участогы Җиңү проспектын Кабан һәм Идел ярлары арасындагы сәнәгать зонасы белән тоташтырачак, бу исә казанлыларга шәһәр үзәгенә тизрәк барып җитәргә мөмкинлек бирәчәк.

Зур Казан боҗрасының 1 этабын төзүгә 350 миллион сум күләмендә өстәмә федераль финанслау бирелгән. «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты кысаларында Росавтодор һәм Татарстан арасында тиешле килешүгә кул куелган. Моннан тыш, 2019 елга юл эшләре программасы кысаларында Татарстан Республикасы бюджетыннан ЗКБ төзелеше өчен 350 млн. сум бүлеп бирелгән. Агымдагы дәрәҗәдә 1 этапның смета бәясе, өстәлгән бәягә салымны исәпкә алып, 2,241 млрд. сум тәшкил итә.  Калган финанслау һәм объектны файдалануга тапшыру 2020 елга планлаштырыла.

Исегезгә төшерәбез, Россиянең 15 субъекты «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында чаралар үткәрүгә өстәмә федераль финанслау турында Росавтодор белән килешүләр төзеде. Акчаның гомуми күләме 5 млрд. сум тәшкил итә. Бу Башкортстан, Мордовия, Татарстан, Байкал крае, Брянск, Иваново, Иркутск, Курган, Курск, Түбән Новгород, Орел, Самара, Тула, Ярославль һәм Еврей автоном өлкәләрендә юл инфраструктурасының 17 әһәмиятле объектында эшләр башкарырга мөмкинлек бирәчәк.

Антон Райхштат фотосы.                                       

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International