Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 125 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 48 тапкыр тизлек режимы бозылган.
Казан аэропортыннан 112 рейс башкарылган, шул исәптә 17 чартер, 30 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 6595 кеше килгән, 6774 пассажир киткән.
8 нче июльдә республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, урыны белән яңгыр. Җил көньяк-көнбатыштан, урыны белән секундына 15 метрга кадәр. Температура: 19-24 градус.