Казанда «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты буенча Урицкий урамының 550 метр озынлыктагы участогын ремонтлау эшләре бара. Ремонт 5,5 мең кв. метр мәйданда башкарыла.
Урицкий урамы Казанның Киров районының тарихи өлешендә - Адмиралтейство бистәсендә урнашкан.
Исегезгә төшерәбез, 2019 елда «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проектын гамәлгә ашыру өчен Казан агломерациясенә 2,35 млрд. сум бүлеп бирелгән, шул исәптән 1,35 млрд.сум - федераль бюджеттан. Проект комплексында 89 объектта эшләр каралган.