Татарстанда тимер юл аша өч җәяүлеләр юлы ачылачак

2019 елның 25 июне, сишәмбе

Татарстан Республикасында «РТЮ» ААҖнең инвестиция программасы кысаларында Заструг-Сосновка, Ямное-Заструг һәм Зөя станциясендә тимер юл аркылы чыгу юллары төзелеше тәмамлана. Аларны ачу июль аена планлаштырылган.

Әлеге участоклар йөк һәм пассажир поездлары хәрәкәтенең зур киеренкелеге белән характерлана. Яңа җәяүлеләр кичү юллары ачу тимер юл инфраструктурасын үстерү һәм поездлар хәрәкәте зонасында куркынычсызлыкны арттыру буенча планлы эшне дәвам иттерәчәк.

Кичүләр поездның якынаюы турында алдан кисәтүче тавыш һәм яктылык автоматик сигнализациясе белән җиһазландырылган. Конструкция шулай ук коймалар һәм пассажирлар агымын бүлүче җайланмалар, баскыч һәм пандус җыеннары, резинокордлы идәннәрдән торган махсус S-образлы мәйданчыкларны күздә тота.

Шулай ук 2019 елда Восстание станциясен һәм Дәрвишләр-Кендери аралыгын аркылы чыгу юлларын урнаштыру буенча проект-тикшеренү эшләре алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International