«Казан» аэропорты һәм «Игелекле эшләр көне» фонды Ласточкина исемендәге интернат балалары һәм фонд карамагындагы башкалар өчен экскурсия оештырдылар

2019 елның 30 мае, пәнҗешәмбе

«Казан» аэропорты һәм «Игелекле эшләр көне» фонды Е.Г. Ласточкина исемендәге мәктәп-интернат укучылары һәм фонд карамагындагы башка балалар өчен «Һөнәрләр белән танышу» проекты кысаларында экскурсия оештырдылар.

Аэропорт хезмәткәрләре Татарстан Республикасында гражданнар авиациясе үсеше һәм Казан авиациясенең бай тарихы турында сөйләделәр. Яшь сәяхәтчеләр рейска теркәлү уздылар һәм очу алды тикшерүенә юл алдылар, анда аларга шартлаткыч җайланмалар, корал эзләүгә каралган җиһазларның эшен күрсәттеләр. Шулай ук балалар үзләрен тикшерү инспекторлары ролендә сынап карый алдылар.

Аэропортның «йөрәге» – һава гаване хезмәтләре эшен координацияләүче, аэропорт белән идарә итү, перрон буенча самолетларның хәрәкәтен контрольдә тоту үзәгендә һәм һава лайнеры эчендә булдылар. Инженерлар самолет конструкциясенең үзенчәлекләре, аэропортның җир өсте хезмәтләре һәм авиация техникасы эше турында сөйләделәр, экскурсантлар үзләрен пилот сыйфатында сынап карадылар, штурвал артына утырдылар. 

«Һөнәрләр белән танышу» проекты фонд тарафыннан 2014 елдан бирле тормышка ашырыла.  Һәр ай саен «Игелекле эшләр көне» балалар өчен, шул исәптән күп балалы, аз керемле гаиләләр, интернат-йортлар өчен төрле предприятиеләргә экскурсияләр оештыра. Экскурсиянең максаты - уку йортын һәм һөнәрне сайлаганда алга таба ориентир бирү, имин булмаган гаиләләрдәге һәм интернат-йортлардан балаларны социальләштерүдә ярдәм итү.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International