Казан-Яңа Уренгой поездына «кире кайтарылмый торган» билетлар сатыла башлады

2019 елның 29 мае, чәршәмбе

28 майда 377/378 нче номерлы Казан-Яңа Уренгой поездына «кире кайтарылмый торган»  тариф буенча билетлар сатыла башлады. Сату тирәнлеге 90 тәүлек булганлыктан, пассажирлар 25 августтан башлап яңа тариф буенча сәфәргә китә ала. Билетны 4 нче вагонга сатып алырга була.

Исегезгә төшерәбез, «кире кайтарылмый торган» тариф буенча һәр поездда аларның гомуми саныннан якынча 10% урын бирелә. Шул ук вакытта пассажирлар сатып алу этабында туры килә торган тарифны сайлый ала: «кире кайтарылмый торган» яки стандарт.

Стандарт тариф белән чагыштырганда, «кире кайтарылмый торган» билетлар уртача алганда 20% ка арзанрак. «Кире кайтарылмый торган» тариф буенча билетларны тимер юл кассаларында һәм үз-үзеңә хезмәт күрсәтү терминалларында, «РТЮ» ААҖ сайтында, шулай ук «РЖД Пассажирам» мобиль кушымтасында рәсмиләштерергә мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, «кире кайтарылмый торган» тариф файдаланылмаган юл документын (билетны) кире кайтарганда юл бәясен алуны күздә тотмый. Тимер юлда бәхетсезлек очраклары һәм техник проблемалар белән бәйле хәлләр искәрмә булып тора. Билет бәясен кайтару өчен пассажирларга кассага акчаны кире кайтару хокукын раслаучы документлар белән мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Беренче «кире кайтарылмый торган» билетлар сату 2019 елның 20 гыйнварында 19 апрельдән юлга чыгучы 739/740 нчы номерлы Мәскәү-Воронеж һәм 25/26 нчы номерлы Мәскәү-Ижевск поездларына башлап җибәрелде. Хәзерге вакытта «кире кайтарылмый торган» тариф буенча билетларны 9 маршрут буенча йөрүче 10 поезд пассажирларының алу мөмкинлеге бар. Юнәлешләрнең тулы исемлеген «РТЮ» ААҖ сайтында карарга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International