Иртәгә «Содружество» шәһәр яны компаниясе биш станциядә «Пассажир көне» акциясе үткәрәчәк

2019 елның 29 мае, чәршәмбе

30 майда «Содружество» шәһәр яны компаниясе «Пассажир көне» акциясе үткәрәчәк. Чара барышында барлык теләүчеләр дә шәһәр яны тимер юл элемтәсендә пассажирлар йөртүне оештыру буенча сораулар бирә һәм тәкъдимнәрен җиткерә алачаклар.

Акция түбәндәге станцияләрдә узачак: Казан-1 11.00 дән 12.00 гә кадәр, Васильево 13.00 дән 15.00 гә кадәр, Канаш 11.00 дән 12.00 гә кадәр, Ижевск-15.00 дән 17.30 кадәр, Сарапул 13.50 дән 15.00 гә кадәр. Җәдвәлдә җирле вакыт күрсәтелгән.

«Пассажир көне» мәгълүмати акцияләре пассажирларга хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшырту өчен даими рәвештә уздырыла. Барлык мөрәҗәгатьләр рәсми рәвештә теркәлә, һәрберсе буенча оператив чаралар күрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International