20 майдан 24 майга кадәр Казанда «Яшь профессионаллар (WorldSkills Russia)» Милли чемпионаты финалы узды. Чара кысаларында «Содружество» шәһәр яны компаниясе Казан – Аэропорт – Казан маршруты буенча рәсми ташучы булып торды.
Пассажирларга уңайлы булсын өчен әлеге маршрутта өстәмә рәвештә 20 поезд кертелде, ягъни, 16 даими поезд белән бергә, сәгать ярымга кадәр хәрәкәт интервалы белән 36 поезд эшләде. Составлылык алты вагонга кадәр арттырылды. Поездның куркынычсызлыгы максатларында барлык маршрутта транспорт полициясе һәм «Содружество» компаниясе хезмәткәрләре йөрде.
Чемпионатны уздыру чорында Казан - Аэропорт - Казан маршруты буенча 40000 пассажирга хезмәт күрсәтелгән, шуларның 16000 – оешкан төркемнәр составында, 15000 – волонтерлар.
Җайга салынган эш нәтиҗәсендә шәһәр яны поездлары хәрәкәтендә өзеклекләр һәм башка штаттан тыш хәлләргә юл куелмады.