Идел елгасында су биеклеге, алдагы тәүлек белән чагыштырганда, 10 см га арткан һәм 51,54 м билгесендә теркәлгән, Кама елгасында - 63,33 м.
Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 149 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә тизлек режимын бозу очрагы теркәлмәгән.
Казан аэропортыннан 98 рейс башкарылган, шул исәптә 17 чартер, 31 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 5083 кеше килгән, 6072 пассажир киткән.
28 нче майда республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән яңгыр. Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан. Температура көндез +21 - +26 гр.