Идел елгасында су биеклеге, алдагы тәүлек белән чагыштырганда, 20 см га арткан һәм 51,44 м билгесендә теркәлгән, Кама елгасында - 63,34 м, 1 см га арткан.
Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 148 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 38 тапкыр тизлек режимы бозылган.
Казан аэропортыннан 102 рейс башкарылган, шул исәптә 24 чартер, 30 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 5048 кеше килгән, 5856 пассажир киткән.
27 нче майда республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә. Күпчелек районнарда яңгыр, көндез урыны белән яшен. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан секундына 7-12 метр, урыны белән 15-20 метрга кадәр. Температура көндез +18 - +23 гр.