25, 29 майда һәм 1 июньдә Юдино станциясендә юл ремонты эшләре үткәреләчәк. Шуңа бәйле рәвештә, бу көннәрдә 6351 нче номерлы Казан-Канаш шәһәр яны поезды Юдино станциясендә дүртенче юлдан үтәчәк. Юдино платформасында пассажирлар утырту һәм төшерү булмаячак.
«Содружество» шәһәр яны компаниясе әлеге эшләргә аңлау белән карауны һәм җәдвәлдәге үзгәрешләр белән танышуны сорый. Моны вокзалларда һәм тукталыш пунктларында, тәүлек буе 8-937-625-04-33 телефоны буенча, «Содружество» АҖ сайтында (https://sodruzhestvoppk.ru) һәм «Пригород» мобиль кушымтасында эшләргә була.