Казанда Юлиус Фучик урамы участогы «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты кысаларында ремонтланачак

2019 елның 20 мае, дүшәмбе

«Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты кысаларында Казанда Юлиус Фучик урамы участогын (озынлыгы 1229 м - Җиңү проспектыннан алып Рихард Зорге урамына кадәр) ремонтлаячаклар.

Ремонт барышында 21827 кв. м мәйданда ЩМА-15 катнашмасыннан яңа катлам җәеләчәк, рәшәткәле коймалар, юл билгеләре куелачак һәм юл тамгалары төшереләчәк. Шулай ук кое люкларын, яңгыр сулары өчен су чокырларын һәм җимерелгән борт ташларын алыштыру планлаштырыла.

Юлиус Фучик урамы Казанның Идел буе һәм Совет районнарында урнашкан. Бу районнардагы иң мөһим магистральләрнең берсе, Җиңү проспекты дублеры. Аның озынлыгы 5 км тәшкил итә, шул исәптән 3 км чамасы Идел буе районы Горки торак районы территориясе буенча уза.

Урам 1976 елда Чехословакия коммунисты, журналист, әдәби һәм театр тәнкыйтьчесе Юлиус Фучик хөрмәтенә аталган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International