«Яшь профессионаллар (WorldSkills Russia)» VII Илкүләм чемпионаты финалы алдыннан «Экспедирование грузов» компетенциясе буенча олимпиада узды

2019 елның 17 мае, җомга

Кичә А.П. Обыденнов исемендәге Казан автотранспорт техникумы базасында «Экспедирование грузов» компетенциясе буенча олимпиада узды. Олимпиада «Яшь профессионаллар (WorldSkills Russia)» VII Илкүләм чемпионаты финалы алдыннан узды. Анда Яшел Үзән механика көллиятеннән, Түбән Кама политехника көллиятеннән, Казан тимер юл техникумыннан һәм Казан автотранспорт техникумыннан 8 студент катнашты.

Олимпиада биремнәре 4 этаптан торды: тестлар, логистика оешмасын тикшерү һәм презентация әзерләү, юл битләрен тутыру, картада маршрутлар үткәрү һәм карталарда портлар билгеләү.

Барлык этапларның нәтиҗәләре буенча Казан тимер юл техникумыннан катнашучы җиңүче дип табылды.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, жюри составында ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының тимер юл транспорты бүлеге әйдәп баручы белгече Юлия Сибгатуллина принципиальлек һәм намуслылык күрсәтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International