26 апрельдән Баулы районында «Яңа Баулы авылына керү юлы» автомобиль юлы транспорт хәрәкәте өчен вакытлыча ябыла

2019 елның 26 апреле, җомга

Баулы муниципаль районында 26 апрельдән 10 июньгә кадәр «Яңа Баулы авылына керү юлы» автомобиль юлы транспорт хәрәкәте өчен вакытлыча ябыла. Бу чорда биредә автомобиль юлын төзекләндерү планлаштырылган.

Автомобиль йөртүчеләргә Яңа Баулы авылының Тукай урамы юлы тәкъдим ителә. Кирәкле юл билгеләре урнаштырылган әйләнеч хәрәкәтне оештыру схемасы ТР буенча ЮХИДИ белән килешенгән. Машина йөртүчеләрне юлның әлеге участогында үз маршрутларын алдан планлаштыруларын сорыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International