2019 елның җәйге сезонына җәдвәл кысаларында «РусЛайн» авиакомпаниясе 10 июньнән Калугага Bombardier CRJ-100/200 самолетларында оча башлаячак. Юл вакыты якынча 2 сәгать тәшкил итәчәк, билетларның бәясе бер якка, авиакомпаниянең барлык җыемнарын исәпкә алып, 3000 сумнан башлана.
Рейслар дүшәмбе һәм җомга көннәрендә түбәндәге график буенча башкарылачак:
Хәрәкәт җәдвәлендә үзгәрешләр булырга мөмкин! Калугада вакыт Мәскәүнеке белән туры килә.
Билетларны авиакассаларда, шулай ук www.rusline.aero сайтында алыргап була. Белешмә өчен мәгълүматны 8 800 5555 800 телефоны буенча (Россия буенча шалтырату бушлай) алырга мөмкин.
Фото авторы: Руслан Гомәров