26 апрельдә 6709 нчы номерлы Казан-Аэропорт шәһәр яны поездының җәдвәле үзгәрәчәк

2019 елның 25 апреле, пәнҗешәмбе

26 апрельдә «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгенә оештырылган пассажирлар төркемен ташу белән бәйле рәвештә 6709 нчы номерлы Аэропорт-Казан шәһәр яны поездының җәдвәле үзгәрәчәк.

Аэропорт станциясеннән поезд 17.30 кузгалачак, Столбищи 17.35-17.36, Юбилей 17.38-17.39, Комбинат 17.42-17.43, Каенлык 17.45-17.46, Вахитов 17.52-17.53, Казан станциясенә 17.58 килә.

26 апрельдә 6706, 6708 нче номерлы Казан-Аэропорт һәм 6707, 6709 нчы номерлы Аэропорт-Казан шәһәр яны поездларының составы дүрттән алты вагонга кадәр арттырылачак.

Шәһәр яны поездлары җәдвәлендә үзгәрешләр белән вокзалларда һәм тукталыш пунктларында, тәүлек буе 8-937-625-04-33 телефоны буенча, «Содружество» АҖ сайтында (https://sodruzhestvoppk.ru), шулай ук «Пригород» мобиль кушымтасында танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International