Татарстанның «ЮВТ АЭРО» авиакомпаниясе Махачкала һәм Тбилиси арасында яңа турыдан-туры юнәлеш ачып җибәрә. Беренче очу 2019 елның 21 июненә планлаштырылган.
Рейслар Махачкалы Уйташ аэропортыннан Шота Руставели исемендәге Тбилиси аэропортына атнага 2 тапкыр җомга һәм якшәмбе көннәрендә башкарылачак.
Очыш вакыты 40 минут тәшкил итәчәк, ике якка билет бәясе, авиакомпаниянең сайтында сатып алынган очракта, 11 070 сумнан (евро курсына карап) башлана. Билетлар сату башланды инде.
Дагестаннан Махачкалага авиарейслар 50 урынлы уңайлы Bombardier CRJ-200 самолетларында гамәлгә ашырылачак.