Татарстан авиакомпаниясе Симферопольгә даими рейслар ача

2019 елның 19 апреле, җомга

«ЮВТ АЭРО» авиакомпаниясе июнь аеннан Казаннан һәм Уфадан Симферопольгә даими рейслар ача. Очыш программасы 17 июньнән 19 сентябрьгә кадәр формалаштырылган. Рейслар 50 урынлы Bombardier CRJ-200 самолетларында башкарылачак, юл вакыты 3 сәгать тәшкил итәчәк.

Казаннан Симферопольгә дүшәмбе, чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә очарга мөмкин. Уфа шәһәреннән Симферопольгә - дүшәмбе һәм чәршәмбе көннәрендә. Билетның бәясе бер якка, авиакомпания сайтында сатып алу шарты белән, 8 500 сумнан башлана. Очу вакыты 3 сәгать тәшкил итәчәк.

Рейслар турында белешмәләр һәм өстәмә мәгълүматны авиакомпания сайтында http://uvtaero.ru алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International