Апрель аенда плацкарт вагоннарына билетларны 50% ташлама белән рәсмиләштерергә була

2019 елның 19 апреле, җомга

«Федераль пассажир компаниясе» АҖнең ерак араларга йөрүче поездларына билетларны 50% ташлама белән рәсмиләштерергә була. Акция 18 апрельдән 25 апрельгә кадәр дәүләт эчендә йөрүче поездларның плацкарт вагоннарына билетлар өчен гамәлдә.

Тәкъдим вагон ахырында урнашкан югары урыннарга (34, 36), шулай ук югарыдагы кырый урыннарга (38дән 54кә кадәр) кагыла.

Акция шартлары балалар тарифы буенча, оештырылган пассажирлар төркемнәрен һәм балалар төркемнәрен йөртүгә билетлар рәсмиләштерүгә кагылмый. Моннан тыш, ташлама Мәскәү-Назрань юнәлешендәге 146/145 нче номерлы тизйөрешле фирма поездына билетлар сатып алганда кулланылмый. Ташлама белән билетны 18 апрельдән РТЮ рәсми сайтында, «РЖД Пассажирам» кушымтасында, шулай ук тимер юл кассаларында сатып алырга мөмкин. Гамәлдәге акцияләр турында РТЮ рәсми сайтында «Пассажирларга» бүлегендә белергә була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International