Куйбышев тимер юлының Идел-Кама төбәгендәге 1,5 меңнән артык хезмәткәр традицион язгы өмәдә катнашты

2019 елның 15 апреле, дүшәмбе

13 апрельдә Куйбышев тимер юлының барлык төбәкләрендә традицион язгы өмә узды. Анда бу көнне төп производство процессында катнашмаган 1,5 меңнән артык кеше катнашты.

Чара вакытында тимерьюлчылар кыш буена җыелган чүп-чарны җыештырдылар, хезмәт-техник биналар һәм производство мәйданнарын тәртипкә китерделәр, предприятие территорияләрен төзекләндерделәр. Аерым игътибар бүлеп бирелгән полосаны, тимер юл станцияләрен һәм пассажир платформаларын төзекләндерүгә бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International