Казанга Сириядән трофей кораллы махсус эшелон килде

2019 елның 12 апреле, җомга

Казанга Россия шәһәрләре буенча Сириядә хәрби операция барышында алынган трофей коралларының һәм техниканың күчмә экспозициясен алып баручы махсус эшелон килде. Акция Бөек Ватан сугышында Җиңүнең чираттагы еллыгына багышлана.

Махсус эшелон Мәскәүдән 23 февральдә юлга чыккан. Ул Сириядә хәрби операция барышында алынган трофей коралларының һәм техниканың күчмә экспозициясен Россия шәһәрләре буйлап алып йөри. Поезд 61 тимер юл станциясенә тукталачак һәм илнең бөтен территориясендә диярлек – Мәскәүдән алып Владивостокка һәм Севастопольдән алып Мурманскига кадәр барачак. Мондый эшелонны оештыруның максаты - Сирия Җирендә хәрбиләргә нинди көндәш белән эш итәргә туры килүен сөйләү һәм күрсәтү. Вагоннарның тышкы кыяфәте элементы булып Сириядә хәрби операция хроникасыннан төшерелгән рәсемнәр тора.

75 тәүлек эчендә (шул вакытта состав юлда булачак) 28,5 мең чакрымнан артык корыч магистральләрне узу планлаштырыла.

Россия оборона министрлыгында билгеләп үтелгәнчә, «Сирийский перелом» дип аталган масштаблы хәрби-патриотик акция Россия Федерациясе Президенты, Хәрби баш командующие карары нигезендә гамәлгә ашырыла.

Вокзал алды мәйданында иҗат коллективлары катнашында милли, халык һәм хәрби җырлар башкару белән концерт программасы узды. Кунаклар һәм барлык теләүчеләр хәрби оркестр, күчмә музей һәм эшелон составында хәрби техника үрнәкләре белән таныштылар. Яшьләр өчен Россия Федерациясе Кораллы Көчләрендә хәрби хезмәткә контракт төзү мөмкинлеге бирелде.

Махсус поездның киләсе пункты - Түбән Новгород.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International