«Җиңү» авиакомпаниясе Казаннан Антальяга рейслар башкара башлый

2019 елның 11 апреле, пәнҗешәмбе

Түбән бюджетлы «Җиңү» авиакомпаниясе даими рейслар программасы белән «Казан» халыкара аэропортыннан Антальяга очышлар башкаруга заявка җибәргән. Билетлар сатуга куелган инде.

Очышлар 3 июньнән 27 сентябрьгә кадәр дүшәмбе һәм җомга көннәрендә Boeing 737-800 яңа заманча самолетларында башкарылачак.

Хәзер 2019 елның җәйге сезонында Казаннан Антальяга 12 авиаташучы рейслар башкарачак. Әлеге күрсәткеч маршрут тарихында рекордлы күрсәткеч булып тора.

Рейслар һәм тарифлар турында тулырак мәгълүматны компаниянең рәсми сайтында www.pobeda.aero белергә була.

                                     

Радик Габдрахманов фотосы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International