Татарстанда «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты кысаларында бюджетара трансфертлар бирү турында Росавтодор белән килешү төзелде. Әлеге документ илкүләм проектның максатчан күрсәткечләренә ирешү буенча кабул ителгән йөкләмәләрне үтәү өчен субъектларның юл эшчәнлеген федераль финанслауны күздә тота.
2019 елда Татарстан Республикасы өчен бюджетара трансфертлар күләме 2,7 млрд сум тәшкил итә. Аларны бирү һәм бүлү кагыйдәләре Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан расланган.
Исегезгә төшерәбез, бу этап алдыннан төбәк проектларын формалаштыру булды - Россия Транспорт министрлыгының методик рекомендацияләре нигезендә Татарстан Республикасы аларны 6 елга перспективалы итеп эшләде, 2019-2021 елларга конкрет юл объектлары буенча эшләр исемлеген һәм илкүләм проектны (2022-2024) гамәлгә ашыру тәмамланганчы эреләндерелгән исемлек билгеләде. Әлеге программаларны карау узган елның көзендә үткәрелде.
Татарстан Республикасы проекты региональ челтәрнең 172 объектын һәм Казан, Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләренең юл-урам челтәрен үз эченә ала, алар сәүдә план-графикларына кертелгән.
Илкүләм проект кысаларында агымдагы елда 205,8 км автомобиль юлларын норматив хәлгә китерү планлаштырыла, шул исәптән 108,3 км төбәк әһәмиятендәге юлларны ремонтлау, бу исә 46,9% норматив халәтне тәэмин итәчәк. Шулай ук Казан агломерациясенең 47,3 км юлы ремонтланачак, бу исә 83,3% норматив халәтне тәэмин итәчәк, Яр Чаллы агломерациясенең 40,9 км юлы (78,7%) һәм 9,3 км Түбән Кама агломерациясе юлы (67,2%).
Моннан тыш, төп максатлар арасында - юл-транспорт һәлакәтләре нәтиҗәсендә үлем очракларын киметү, артык йөкләнеш режимында эшләүче юлларның өлешен киметү һәм авариялелек дәрәҗәсен киметү.