Кукмара поселогында 930 нчы чакрымдагы тимер юл кичүе автомобиль транспорты хәрәкәте өчен ябыла

2019 елның 9 апреле, сишәмбе

Кукмара поселогында 17 апрельдә 09:00 сәгатьтән алып 19 апрельнең 16:00 сәгатенә кадәр Ленин урамы буенча 930 нчы чакрымдагы тимер юл кичүе автомобиль транспорты хәрәкәте өчен ябыла. Бу чорда биредә түшәмәне алыштыру буенча эшләр планлаштырылган.

Якындагы тимер юл аркылы чыгу юлы 927 нче чакрымдагы тимер юл күпере астында урнашкан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International