Казан-Әстерхан авиаэлемтәсенең ачылуы - Әстерхан өлкәсе һәм Татарстан арасында хезмәттәшлек нәтиҗәсе

2019 елның 8 апреле, дүшәмбе

«Ике регион арасында үзара дустанә мөнәсәбәтләр урнашты»

 

Без хәбәр иткәнчә, 2 апрель көнне «Казан» халыкара аэропортында федераль һәм региональ бюджетлардан төбәк авиаташуларны субсидияләү программасын гамәлгә ашыру кысаларында Казан-Әстерхан регуляр рейсын ачу тантанасы булды. Әлеге вакыйга Әстерхан өлкәсе һәм Татарстан арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм социаль-мәдәни хезмәттәшлек нәтиҗәсе булды. Тиешле килешүгә узган елның көзендә Әстерхан өлкәсе җитәкчелегенең Татарстан Республикасына визиты вакытында кул куелды.

Әстерханда беренче Казан-Әстерхан рейсы пассажирларын, шул исәптән анда Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин да очты, Әстерхан өлкәсе губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы Сергей Морозов каршы алды. Аның бу вазифада беренче визиты нәкъ менә Казанга булды. Һәм бу очраклы түгел. Морозов С. фикеренчә, Татарстан социаль һәм икътисадый мәсьәләләрне хәл итүдә бик зур уңай тәҗрибә туплаган. «Ике регионның дустанә, конструктив мөнәсәбәтләре урнашкан. Һәм безнең халыкның иминлеге өчен без алга таба да аларны үстерергә һәм ныгытырга әзер», - дип ассызыклады губернатор вазифаларын вакытлыча башкаручы.

ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин фикеренчә, ике төбәк башкалалары арасында яңа авиаэлемтә ачу икътисади һәм мәдәни элемтәләрне алга таба үстерүгә, шулай ук туристлык алмашуга хезмәт итәчәк.

 

Әстерхан өлкәсендә һәм Татарстанда күп тармаклар буенча хезмәттәшлек перспективалары бар

 

Әстерхан өлкәсенең табигате уникаль - Идел монда дельта төзи һәм меңләгән култыкларга таралып утраулар барлыкка китерә. Бу хакта Татарстан журналистлары белән очрашуда Әстерхан өлкәсе Хөкүмәте Рәисе урынбасары – Әстерхан өлкәсе сәнәгать, транспорт һәм табигый байлыклар министры вазифаларын башкаручы Денис Афанасьев сөйләде.

Афанасьев Д. фикеренчә, монда күпләр балык тотарга гына түгел, ә бәлки уникаль табигать белән хозурланырга да киләдер. Менә, мәсәлән, Әстерхан өлкәсендә генә лотос басулары бар. Сүз уңаеннан, лотос, уылдык, карбыз һәм балыклардан тыш, төбәк символларының берсе булып тора. Ул июль-август азагында чәчәк ата башлый. Лотос басулары бер генә квадрат километр биләми.  

Денис Афанасьев хәбәр иткәнчә, ел саен Әстерхан өлкәсенә 2 млн турист килә, шул исәптән Татарстаннан 100 меңнән артык кеше. Алар өчен танып-белү һәм этник программа әзерләнгән. Аерым алганда, Әстерханнан ерак түгел дөя фермалары урнашкан, казахлар җирлекләренә маршрутлар оештырылган. Әстерхан өлкәсенең 70 проценты чүлдән һәм ярымчүлдән тора.

Туризм өлкәсендәге хезмәттәшлектән тыш, Татарстан белән Әстерхан өлкәсе арасында авыл хуҗалыгында да үзара хезмәттәшлек турында килешүләр бар. Төбәктә Россиядә иң иртә бәрәңге уңышын җыялар. Яшелчә продукциясен Казан Агропаркына китерәчәкләр.

Афанасьев Д. шулай ук Әстерхан өлкәсендә һәм Татарстанда аквакультура өлкәсендә хезмәттәшлек итү перспективалары барлыгын хәбәр итте.

Әстерхан өлкәсендә мәктәпләр, поликлиника һәм мәдәният йортлары төзелеше буенча Татарстанда эшләнгән проектлар актив кертелә. Медицина өлкәсендә дә хезмәттәшлек итү буенча планнар бар.

Әстерхан өлкәсе Хөкүмәте Рәисе урынбасары – Әстерхан өлкәсе сәнәгать, транспорт һәм табигый байлыклар министры вазифаларын башкаруны Денис Афанасьев безнең интервью алдыннан гына башлады. Моңа кадәр 10 ел Әстерхан өлкәсенең халыкара һәм тышкы икътисадый элемтәләр министрлыгын җитәкләгән. Инглиз һәм фарсы телендә иркен сөйләшә.

 

Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга һәйкәл – әстерханлыларга Татарстан Президенты бүләге

 

Соңгы җанисәп мәгълүматлары буенча, Әстерхан өлкәсендә 75 меңгә якын татар яши - сан буенча, рус һәм казакълардан соң, 140 тан артык милләттән кала, өченче урында тора.

428 торак пунктның 17се татарларныкы. Бик борынгы татар авыллары бар. Мәсәлән Иске Кучергановка авылына 230 ел. Бу хакта Татарстан журналистлары белән очрашуда Әстерхан өлкәсенең «Дуслык» татар милли мәдәният җәмгыяте җитәкчесе Әнвәр Ибраһим улы Алмаев сөйләде. Җәмгыятькә август аенда 30 яшь тула. Бу вакыт эчендә дә зур эш башкарылган. Татар һәм рус телләрендә «Идел» газетасы нәшер ителә, татар театры яңадан торгызыла, Сабантуйлар үткәрелә, татарча китаплардан китапханә булдырылган, фольклор коллективлар җыр һәм бию иҗат итә. Безнең өчен махсус «Ялкын» халык ансамбленнән Элина һәм Илнур җырлады. Журналистларны пирожный, чәк-чәк, мармелад белән сыйладылар. Аларны шәһәрнең танылган эшмәкәрләренең берсе - Сурия Исрафил кызы Малия әзерли. Әстерхан халкы аның продукциясен сыйфаты һәм тәме өчен бик ярата. Кибетләр «Мелия999» дип атала. Шуңа Күрә Әстерханда булсагыз - яныннан үтмәгез!

Шулай ук Әнвәр Ибраһим улы Әстерхан өлкәсе татарлары акчасына шәһәрнең бик ташландык урынында Габдулла Тукай исемен биргән сквер төзелүе белән бик горурлана. Шунда ук бөек татар шагыйренә һәйкәл куелган. Һәйкәл - Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүләге. Сквер янында 74 нче урта мәктәп урнашкан. Әнвәр Алмаев инициативасы белән мәктәп тә Габдулла Тукай исемен йөртә.

Апрель уртасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Әстерханга визиты планлаштырылган. Татарстан лидеры «Дуслык» җәмгыятенең яшь активистлары белән очрашачак дип көтелә.

...Шулай ук җәмгыять каршындагы китапханә турында да әйтеп үтәсе килә. Ул бик зур популярлык казана, күп кенә китаплар ертылганчы укылган. Әгәр сезнең мөмкинлегегез булса, татар телендәге китапларны бүләк итә аласыз - «Дуслык» Әстерхан, Киров урамы, 51 нче йорт адресы буенча урнашкан.

 

Туристларга искәрмә - Әстерхан Кремеле

 

Әстерхан Кремлендә, Казан кебек үк, үзенең Пизан манарасы бар. Бездә бу Сөембикә, Әстерханда Успение кафедраль соборының Пречистенская чиркәү манарасы. 80 м биеклектәге бу манара 1911 елда төзелгән.

Әстерхан Кремле бик борынгы һәм үзенең чиркәүләре белән таң калдыра. Ул тау башында урнашкан. Пречистенская чиркәү манарасыннан тыш, 309 еллык Успение кафедраль соборы да күренеп тора. Троицкий соборы бик матур. Кремль территориясендә бик уңайлы. Әлбәттә, бу Әстерханның истәлекле урыннарының берсе. Татарстан туристларына аның территориясе буйлап сәяхәт итү кызыклы булачак.

 

Әстерхан дәүләт опера һәм балет театры

 

Әстерхан дәүләт опера һәм балет театры 2011 елда рус стилендә төзелгән. Бу РФ Президентының Әстерханга 450 ел тулу уңаеннан бүләге – юбилей 2008 елда бәйрәм ителгән. Биредә Зур һәм Кече заллар, 6 арт-тирәлек бар. Зур зал 16 гасыр азагы Италия ярус театрлары стилендә төзелгән, Россиядә иң зур залларның берсе.

 

Уылдык һәм балык артыннан - бары «Селенские исады»га гына

 

Әстерханда бердәнбер махсус балык базары - «Селенские исады». «Исады» төрки телдән пристань дигәнне аңлата. Биредә балык бик күп төрле - ысланган, ярымысланган, каклаган, киптерелгән. Уылдык - кара, чуртанныкы. Кызыл да бар, әмма аның җитештерүчесе Әстерхан түгел. Бөтен товарга сыйфат сертификаты бар. Уылдыкны үзең белән алып китәргә була, бары тик сатып алган вакытта чекны гына алырга кирәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International