ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында керемнәр турында мәгълүмат бирү мәсьәләсе буенча семинар узды

2019 елның 5 апреле, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында 2018 елда керемнәр, чыгымнар, мөлкәт һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр турында мәгълүмат бирү мәсьәләсе буенча семинар-киңәшмә узды.

Семинар кысаларында дәүләт хезмәткәрләре Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан әзерләнгән 2018 елда керемнәр, чыгымнар, мөлкәт һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр турында белешмәләр бирү мәсьәләсе буенча яңа методик рекомендацияләр белән таныштылар. Шулай ук министрлык хезмәткәрләренә чикләүләр һәм тыюларны,  мәнфәгатьләр конфликтын булдырмый калу яки җайга салу һәм коррупциягә каршы тору өчен билгеләнгән бурычларны үтәмәгән өчен дәүләт хезмәткәрләрен җаваплылыкка тарту нигезләре турында хәбәр иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International