«Казан» халыкара аэропортында куркыныч авыру учагын локальләштерү һәм бетерү буенча өйрәнүләр уздырылды

2019 елның 5 апреле, җомга

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе 4 апрельдә «Казан» халыкара аэропортында һава транспорты бортында йогышлы авыру чыганагын локальләштерү һәм бетерү буенча тактик-махсус ведомствоара өйрәнүләр үткәрде. Өйрәнүләр һөнәри осталык буенча WorldSkills Kazan 2019 Дөнья чемпионатына әзерлек кысаларында оештырылды.

Оештыручылар идеясе буенча, «Казан» аэропортына Таиландтан Россия туристлары белән һава судносы килә. Һава транспорты командиры диспетчерларга түбәндәген хәбәр итә, пассажирларның берсе хәлсезлек сизгән: туңып калтырауга, баш авыртуга, югары температурага, артык тирләүгә зарланган, карап тикшергәндә һәм сораштыруда битендә вак бетчәләр булуы, зиһене чуалу, аңын югалтуга якын халәте билгеләп үтелгән.

Өйрәнүләрдә һава транспорты бортында авыруны ачыклаганда җаваплы ведомстволар, аэропортның үткәрү пункты хезмәткәрләренең хәбәр итү һәм үзара хезмәттәшлеге схемасы, авыруларны һәм контактларны эвакуацияләү тәртибе, аларның яшәү сәләтен тәэмин итү тәртибе эшкәртелде. Шулай ук дезинфекция чаралары үткәрелде, инфекция чыганагын эпидемиологик тикшерү алгоритмы эшкәртелде.

Эпидемиягә каршы өйрәнү чаралары хезмәткәрләрнең гамәлләре белән хронометражлы реаль вакыт режимында үткәрелде. Өйрәнүләр күрсәткәнчә, «Казан» аэропортында һава транспорты бортында инфекция чыганагын локальләштерү һәм бетерү уңышлы башкарылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International