Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2019 елның 4 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 156 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 17 тапкыр тизлек режимы бозылган.

Республика юлларында 229 берәмлек кар чистарту техникасы эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 154.

Казан аэропортыннан 94 рейс башкарылган, шул исәптә 3 чартер, 22 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 4127 кеше килгән, 3616 пассажир киткән.

4 нче апрельдә республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә. Кар аз һәм уртача. Урыны белән буран. Җил көньяк-көнбатыштан. һава температурасы көндез -2..-7 градус. Юлларда бозлавык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International