Татарстан җыелма командасы «Йөкләрне экспедицияләү» компетенциясе буенча SkillCamp форматындагы тренировкада катнаша

2019 елның 4 апреле, пәнҗешәмбе

Новороссийскида «Йөкләрне экспедицияләү» компетенциясе буенча халыкара эксперт SkillCamp форматында өйрәнүләр үткәрә. Чара Казанда «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia)- 2019 VII Милли чемпионаты финалына әзерлек кысаларында оештырылган.

Әлеге тренировканың максаты - оештыручылар фикере буенча, тулы цикл имитациясе белән йөкләрне китерү буенча гамәли күнекмәләр эшләү. Шулай ук программада йөкләрне эшкәртү практикасы белән танышу кысаларында йөк портына һәм аэропортка бару планлаштырылган.

Тренировкалар программасы чемпионатның имитациясен, нәтиҗәләрне анализлауны һәм чемпионат модульләрен үтәү хаталарын тикшерүне үз эченә ала.

Ярымфиналларда һәм финалда югары нәтиҗәләргә ирешү һәм нәтиҗәле әзерләнү өчен югарыда күрсәтелгән компетенция буенча Татарстан Республикасы җыелма командасының икенче составы җибәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International