Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2019 елның 3 апреле, чәршәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 164 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 2 тапкыр тизлек режимы бозылган.

Республика юлларында 244 берәмлек кар чистарту техникасы эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 167.

Казан аэропортыннан 78 рейс башкарылган, шул исәптә 3 чартер, 19 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 3217 кеше килгән, 3336 пассажир киткән.

3 нче апрельдә республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә, Татарстан Республикасының көньяк һәм көнчыгыш районнарында урыны белән кар, юеш кар явуы көтелә. Җил төньяк-көнчыгыштан секундына 9-14 метр, урыны белән көчәйгәндә 15-20 метрга кадәр. һава температурасы көндез +2..+7 градус. Төнлә һәм иртән республиканың көньяк һәм көнчыгыш районнарында урыны белән юлларда бозлавык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International