Татарстанның «ЮВТ АЭРО» авиакомпаниясе Казан-Әстерхан рейсын ачты

2019 елның 3 апреле, чәршәмбе

Кичә "Казан" халыкара аэропортында федераль һәм региональ бюджетлардан төбәк авиаташуларны субсидияләү программасын гамәлгә ашыру кысаларында Казан-Әстерхан даими рейсын ачу тантанасы булды.  Әлеге вакыйга Әстерхан өлкәсе һәм Татарстан арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм социаль-мәдәни хезмәттәшлек нәтиҗәсе булды. Тиешле килешүгә узган елның көзендә Әстерхан өлкәсе җитәкчелегенең Татарстан Республикасына визиты вакытында кул куелды.

Рейслар атнага өч тапкыр сишәмбе, пәнҗешәмбе һәм якшәмбе көннәрендә 50 урынлы CRJ-200 һава судноларында башкарыла. Авиабилетның бәясе бер якка, авиакомпания сайтында сатып алганда, 2 590 сум тәшкил итә.

Беренче рейс белән Әстерхан шәһәренә Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин да очты. Ул билгеләп үткәнчә, әлеге маршрут көтеп алынган һәм аңа ихтыяҗ зур. Бу хакта беренче рейсның тулысынча диярлек тулы булуы дәлилли. Элек Казаннан Әстерханга һәм кире якка Мәскәүдә күчеп утырып кына барып була иде, шуңа 5-6 сәгать китә иде. Хәзер турыдан-туры авиаэлемтә ике төбәк башкалаларын 2 сәгать эчендә тоташтыра.

Журналистларның сорауларына җавап биреп, Ленар Сафин шулай ук 2019 елда Татарстанның 24 маршрутны финанслауда катнашуы турында сөйләде. Аерым алганда, Казаннан Барнаул, Калининград, Махачкала, Түбән Новгород, Нижневартовск, Яңа Уренгой, Омск, Оренбург, Пермь, Самара, Сургут, Чиләбе, Әстерхан, Ярославль һәм Калуга шәһәрләренә. Түбән Камадан - Ростов-на-Дону, Краснодар, Минераль Сулар һәм Екатеринбургка.  Бөгелмәдән - Нижневартовск, Яңа Уренгой, Ноябрьск, Сургут һәм Усинск шәһәрләренә.

Моннан тыш, министр сүзләренчә, субсидияләнүчеләр исемлегенә Татарстаннан финансланмый торган 6 маршрут кергән: бу Казаннан Волгоград, Таулы Алтай, Липецк, Томск, Усинск, Ростов-на-Донуга рейслар.

Әстерханда беренче Казан-Әстерхан рейсы пассажирларын Әстерхан өлкәсе губернаторы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Сергей Морозов каршы алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International